news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында себер татары утары тәкъдим ителәчәк

Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнография һәм авыл туризмы урыннарын булдыру проекты Большеречье районының Үләнкүл авылында гамәлгә ашырыла.

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында себер татары утары тәкъдим ителәчәк
http://tatar-congress.org/ru

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында себер татары утары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үләнкүл авылында яшәүчеләр, урта мәктәп укучылары һәм оештыру комитеты әгъзалары себер татары утары территориясендә һәм йортта өмә үткәрде.

Себер татары утарының онлайн-презентациясе 2020 елның 7 ноябренә билгеләнгән.

Үләнкүл башка авыллардан, район үзәгеннән, Омск, Казан һ.б. шәһәрләрдән кунаклар кабул итә алмаячак. Пандемия проектны гамәлгә ашыруга үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа да карамастан, туристлык маршруты әзер, ул социаль челтәрләрдә һәм «Мирас» проекты сайтында тәкъдим ителәчәк.

Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнография һәм авыл туризмы урыннарын булдыру проекты Большеречье районының Үләнкүл авылында гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100