Монреаль шәһәрендә яшәүче балалар татар мәдәнияте белән таныштыра

26 октябрьдә Монреаль шәһәрендә Бөтендөнья туристик күргәзмәсе узды.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Монреаль шәһәрендә яшәүче балалар татар мәдәнияте белән башка халыкларны таныштыра. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" сайтында хәбәр ителә.

26 октябрьдә Монреаль шәһәрендә Бөтендөнья туристик күргәзмәсе узды. Әлеге чарада милләттәшләребез Татарстан һәм Башкортстан мәдәниятен тәкъдим итеп, күргәзмәгә килүчеләргә 20 минутлык программа күрсәтә.