Җырчы Алсу Сафина «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнаша

Әлеге чара 25 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәскәү – Татарстан күпере» өченче Мәскәү яшьләр форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Традиция буенча яшьләр алдында безнең күренекле якташларыбыз чыгыш ясаячак. Шәхси тәҗрибәләренә таянып, спикерлар яшьләргә һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирәчәк, уңышларының серләре белән бүлешәчәк.

Форумның концерт программасында Татарстанның халык артисты Алсу Сафина да катнашачак.

Әлеге форумда Алсудан тыш Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова, Россиянең атказанган артисты Бари Алибасов чыгыш ясаячак. Концертта Дина Гарипова, Малика Разакова һәм "Шүрәле" төркеме катнашачак.