news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә «Милли туйлар фестивале»нә 150дән артык милләт вәкиле җыела

Идел буе халыклары мәдәниятенең байлыгын чагылдыручы мондый чаралар милли үзенчәлекләрне сакларга, яшь буын кешеләренә заманча әһәмиятен һәм кыйммәтен җиткерергә ярдәм итә.

Самара өлкәсендә «Милли туйлар фестивале»нә 150дән артык милләт вәкиле җыела
«Бердәмлек»

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Ел саен сентябрь аенда Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе «Милли туйлар фестивале» дип аталган мәдәни чара оештыра. 150дән артык милләт вәкилен берләштергән Самара өлкәсе өчен бу бик мөһим проект. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу фестивальнең төп максаты булып тора.

«Бердәмлек» газетасы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Идел буе халыклары мәдәниятенең байлыгын чагылдыручы мондый чаралар милли үзенчәлекләрне сакларга, яшь буын кешеләренә заманча әһәмиятен һәм кыйммәтен җиткерергә ярдәм итә.

Бүгенге көн туйларында әби-бабайлардан күчкән кайбер йолалар сакланса да, аларның күбесе нык үзгәргән яисә бөтенләй онытылып беткән. «Милли туйлар фестивале»ндә катнашучы парлар чын милли туйга гына хас булган кием-салым киеп, бизәнү әйберләрен тагып, борынгы йолалар буенча, үз милләтенең туй җырларын һәм биюләрен торгызырга булыша.

«Милли туйлар фестивале» безнең өлкәдә ун ел элек уздырыла башлаган иде. Бүгенге көндә дә ул күркәмлеген җуймый. Бу көннәрдә генә түгел, гомумән бөтен туйлар да милли рухта үткәрелә башлавына сөенәбез. Никахларын һәм туйларын милли стильдә теркәргә теләгән парлар безгә күп мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, без аларга бик теләп ярдәм итәбез», — дип сөйли Самара шәһәре ЗАГС бүлеге җитәкчесе Юлия Бурова.

Никахны милли гореф-гадәтләр буенча теркәү тантанасын оештыру күп вакыт һәм көч таләп итә. ЗАГС хезмәткәрләре әзерлек барышында булачак кияү-кәләш, аларның ата-аналары белән киңәшеп, милли туйны бөтен шартына җиткереп уздырырга тырыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100