Башкортстанда халык чәчәне Ярми Сәетен искә алалар

Башкортстанның Чишмә районында талантлы милләттәшебез, халык чәчәне, виртуоз музыкант һәм җырчы Сәет Исмәгыйлевне искә алу чаралары узды

(Уфа, 28 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Чишмә районында талантлы милләттәшебез, халык чәчәне, виртуоз музыкант һәм җырчы Сәет Исмәгыйлевне искә алу чаралары булып үтте. Бу чаралар Сәет Исмәгыйлевнең туган көненә туры китереп оештырылды.
Чишмә районы – атаклы шәхесебезнең туган ягы. Биредәге төбәкне өйрәнү музеенда аның тормышы һәм иҗаты хакында зур гына күргәзмә почмак та эшләнгән.
Башкортстанның Чишмә районындагы Ярми исемле бик матур татар авылында туып үскән Сәет Исмәгыйлев, озын тормыш юлы үтеп, иҗатында зур казанышларга иреште. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат дәртен сүндермичә, сиксәнне узгач та төрле мәдәни чараларда сәхнәләрдән төшмичә чыгыш ясап йөргән талантлы шәхес иде С.Исмәгыйлев. Аеруча скрипкада милли көйләребезне бик оста башкара халык чәчәне. «Милли моң-аһәңнәребезне бик төгәл һәм тәэсирле яңгырата, күңел кылларына бик тә хисле үтеп керә торган уен коралы ул – скрипка», – ди торган була Сәет ага.
Бәләкәйдән үк җыр-моңга һәм музыка коралларында уйнауга һәвәс булган Сәет Исмәгыйлев бар гомерен халкыбызның фольклор иҗатын өйрәнүгә, борынгы чәчәннәрнең игелекле эшләрен дәвам итүгә багышлый. Үзе шигырьләр яза, үзе аларга көй иҗат итә һәм төрле музыка коралларында уйнап, шул җырларны соклангыч оста итеп башкара да белә Ярми Сәете. Күренекле чәчәнне халык әнә шулай үз итеп, яратып «Ярми Сәете» дип кенә атап йөртә. Шулай итеп үзенең туган авылы Ярмине дә данлый, аны киң җәмәгатьчелеккә таныта халык таланты. Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлешен искә алып, Сәет Исмәгыйлевка 1944 елда Башкортстанның халык чәчәне дигән мактаулы исем бирелә. Күпкырлы талант иясе, татар һәм башкорт халкының уртак горурлыгы булган С.Исмәгыйлев 1977 елда 88 яшендә Уфада вафат була.
Чишмә районында үткән хәтер чараларында катнашучылар Сәет Исмәгыйлевнең истәлеген мәңгеләштерү буенча кайбер киңәш-теләкләрен дә әйттеләр.