Төмән җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәбибулла Якинны олы юбилее белән котлады

Бөек Ватан сугышы каһарманы, «Дан» орденының тулы кавалеры, ветеран педагог, туган ягыбызда киң популярлык казанган «Шел солдат к победе» китабының авторы Хәбибулла Хәйрулла улы Якинга 85 яшь тулды
(Төмән, 29 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Бөек Ватан сугышы каһарманы, «Дан» орденының тулы кавалеры, ветеран педагог, туган ягыбызда киң популярлык казанган «Шел солдат к победе» китабының авторы Хәбибулла Хәйрулла улы Якинга 85 яшь тулды. Хәбибулла аганы олы юбилее белән котлау мәҗлесе өлкә фәнни китапханәсенең гуманитар әдәбиятлар бүлегендә төрки әдәбиятлар секторы хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова әзерләп үткәрде.
Юбилярны котларга идарә органнары, Милли эшләр комитеты вәкилләре, ветераннар оешмасы җитәкчеләре, Край музее директоры Тәнзилә Исламова, Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар милли-мәдәни мохтәриятенең, өлкә татарлары Конгрессының башкаручы мөдирләре Тимергали Мирасов, Ринат Насыйров, Төмән дәүләт университетының татар бүлеге укучылары, башка татар иҗтимагый оешмалардан, яшьләр җәмгыятьләреннән вәкилләр, юбилярның балалары, оныклары, дуслары килгән иде. Бик күп кеше килде юбилярга үзенең олы хөрмәтен белдерергә, әмма китапханәнең кечкенә бер бүлеге аларны сыйдырып бетерә алмады.
Яу кырында зур батырлык күрсәтеп дан казанган, тыныч тормышта балалар укыткан, үз гаиләсендә җиде бала тәрбияләп үстергән, хаклык, гаделлек, милләтебез мәнфәгатьләре өчен дә искиткеч кыюлык күрсәтеп көрәшкән, Ржев һәм Төмән шәһәрләренең шәрәфле гражданы исеменә лаек булган Хәбибулла Якинның исеме туган ягыбызда гына түгел, ил күләмендә дә билгеле.
1970 елларның башында язучы Константин Смомновның Х.Якинга багышлаган «Шел солдат» һәм Сельский учитель» исемле документаль фильмнары үзәк телеэкраннардан бөтен илгә күрсәтелде, аның исеме Мәскәүдә «Поклонная гора» мемориаль комплексында уелып мәңгеләштерелгән.
«Шел солдат к победе» китабын язарга да аңа К.Симонов үзе тәкъдим иткән булган, автор бу китабын аның һәм сугыш кырларында ятып калган Совет Армиясе солдатларының якты истәлегенә багышлаган.
Хәбибулла аганың Сөек Ватан сугышы башланыр алдыннан булган көннәрдән башлап, сугышның ахырына кадәр яу кырында ил азатлыгы өчен кан коелган вакыйгаларны җанлы образлар аша күрәстеп иҗат иткән «Шел солдат к побюеде» исемле китабы Төмәндә 2000 елда дөнья күргән иде. Бүгенге юбилеена аның шушы китабы өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән тулыландырылган хәлендә яңадан бастырылып чыгарылды.
Хәбибулла Хәйрулла улы Якин Төмән районының Муллаш авылында туып үскән. Аның әтисе – Хәйрулла Якин Беренче дөнья сугышында батырлыклар күрсәтүе өчен патша армиясе тарафыннан «Георгиевский крест» ордены белән өч мәртәбә бүләкләнгән. Ул сугыштан әйләнеп кайткач, татарлар арасында Хәйрулла Якинны чукындырып кайтарганнар, дигән ямьсез хәбәр таралган булса да, Хәбибулла ага әтисенең «Георгиевский крест» ның тулы кавалеры булуы белән әле дә горурлана. Армия сафларына Хәйрулла Якин улын түбәндәге сүзләр белән озатып калган:« Фамилиябезгә тап төшермә, улым».
Аңа кадәр 18 яше дә тулмаган яшь егет Хәбибулла 1941 елның җәй башында Ом шәһәрендә башлангыч сыйныф укытучыларын әзерли торган беръеллык курсларны тәмамлап, Ялутор районының Аксарай авылында ярты ел укытып та өлгерә.
1942 елның гыйнвар башында ул инде армия сафларына алынып, Төмән хәрби училищесына укырга озатыла. Шл ук елның языннан башлап ул сугыш тәмамланганга кадәр фронт юлларын уза.
Тыныч тормышка кайткач,ул педагогик эшен дәвам итә, югары белем алып, лаеклы ялга чыкканга кадәр Төмән районының Шыкча татар мәктәбендә рус телен укыта.
Илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, Хәбибулла ага барлык көчен, абруен, дипломатик сәләтен милли үсешкә, Ислам динен торгызуга багышлый, Хаҗ сәфәренә барып кайта.
Каһарман Хәбибулла Якинның тынгысыз күңеле бүген дә иҗат дулкынында тибрәлә. Хәзерге вакытта ул Бөек Ватан сугышыннан соң булган вакыйгаларга багышланган китап язарга җыена.