420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ренат Харис татар шагыйре Фатих Кәрим Гиннессның рекордлар китабына кертелергә тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде.
“Фатих Кәримгә без һәрвакыт: мәхәббәт, горурлану, соклану хисләре белән киләбез, чөнки аның кебек шагыйрьләр дөньяда бик аз. Хәтта мин Фатих Кәримне Гиннесс китабына да керергә лаеклы дип саныйм. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында окопларда сугышып, 150 шигырь, 9 поэма, ике повесть һәм бер пьеса язган бер генә милләт язучысы да юк”, - диде ул.
Ренат Харис фикеренчә, Фатих Кәрим гражданин, патриот, иҗатчы шагыйрь буларак та соклануга лаек кеше. “Ает авылында аның музее ачылу – Башкортстан, Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия һәм дөнья әдәбияты өчен зур вакыйга”, - ди шагыйрь.
“Күп язучылар сугыша, штат эшчеләре, корреспондентлар була. Эрнест Хемингуэй, Михаил Исаковский, Әхмәт Фәйзи, Риза Ишморат һ.б. беркем дә окопта утырып моның кадәр әсәр иҗат итмәгән”, - дип сөйләде Ренат Харис.