Новосибирскиның татар теле укытучыларын “Мәгариф” ассоциациясе берләштерәчәк

Новосибирск өлкәсендә яңа оешкан “Мәгариф” татар мәгариф хезмәткәрләре Ассоциациясе җитәкчесе итеп татар хәрәкәте активисты Мөдәррис Абакиров билгеләнде

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Новосибирск өлкәсендә яңа оешкан “Мәгариф” татар мәгариф хезмәткәрләре Ассоциациясе җитәкчесе итеп татар хәрәкәте активисты Мөдәррис Абакиров билгеләнде. Әлеге ассоциация быелның 31 мартында төзелгән иде.
Новосибирскидан татар хәрәкәте активисты Альбина Әүлиярова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, өлкәдә татар теле Чановск, Барабинск, Колыванск, Кыштовск, Куйбышевск районнарындагы 8 мәктәптә укытыла. Быел Новосибирск өлкәсе мәктәптә белем бирү системасына “Дин мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре” дигән яңа уку курсын гамәлгә кертү буенча тәҗрибәдә катнаша. Шулай итеп, “Ислам мәдәнияте нигезләрен” өйрәнү башлау белән татар белем бирү системасындагы этномәдәни компонент киңәя.
“Мәгариф” берләшмәсенең максаты – татар милли мәгариф системасын үстерү, татар теле, әдәбияты, тарихы, дин нигезләрен укытуга булышлык күрсәтү; татар теле укытучысының абруен күтәрү; милли татар мәгарифе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү; мәдәни-агарту эшчәнлегендә катнашу; мәгариф хезмәткәрләренең иҗади потенциалын ныгыту һәм үстерү; татар телен, мәдәниятен саклауга юнәлтелгән фәнни тикшеренү эшчәнлегенә булышлык күрсәтү.
Колыванск районындагы Йорт-Акбалык мәктәбе директоры Вилюр Мәүлетов фикеренчә, “Мәгариф” ассоциациясе үз тирәсенә тел белгечләрен, татар теле укытучыларын, тарихчыларны, галимнәрне, дин белгечләрен, төркичеләрне тупларга тиеш. Алар бер-берсен аңларлык булсын. Бу оешма белгечләрне кызыксыну даирәсе һәм эш максатлары буенча берләштерәчәк. Чановск районы Тармакүл мәктәбе директоры Валерий Шәмсетдинов санавынча, бу оешма татар теле укытучылары тормышын җанландырып җибәрәчәк.
Мөдәррис Абакиров сүзләренә караганда, якын киләчәктә “Мәгариф” татар мәгариф хезмәткәрләре Ассоциациясе Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мәгариф департаментлары һәм белем бирү учреждениеләре белән даими хезмәттәшлек итәчәк. “Без шулай ук Новосибирск шәһәрендәге Укытучылар йорты, Татарстандагы “Мәгариф”татар милли мәгариф ассоциациясе белән элемтәдә торабыз. Ассоциация татар милли мәгарифне үстерүдә белгечләрне берләштерәчәк; бәйгеләрдә, социаль әһәмияткә ия булган проектларда катнашачак; татар теле, тарихы, Ислам динен укыту методикасы буенча семинарлар оештырачак, башка төбәкләрдәге укытучылар белән тәҗрибә алмашып торачак.