Болгарга теплоходта чираттагы сәяхәт башланды

Быел әлеге матур сәяхәт күренекле җырчыбыз, милләтебез сандугачы Фәридә Кудашеваның 90 яшьлек юбилеена багышлана
(Уфа, 29 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан зур гына төркем милләттәшләребез чираттагы тапкыр “В. Зайцев” теплоходында Бөек Болгарга сәяхәткә юлланды. Әлеге сәяхәт 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Быел әлеге матур сәяхәт күренекле җырчыбыз, милләтебез сандугачы Фәридә Кудашеваның 90 яшьлек юбилеена багышлана. Мәгълүм ки, быел декабрь аенда Фәридә апабызга 90 яшь тула.
“В. Зайцев” теплоходындагы сәяхәт Уфа-Сергеевка-Түбән Кама-Болгар-Казан-Алабуга-Уфа юнәлеше белән тормышка ашырылачак. Әлеге сәяхәтне менә унтугызынчы тапкыр инде “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге оештырды.
“Рамазан” үзәге җитәкчесе, Башкортстан дәүләт университеты татар бүлеге мөгаллиме, шушы сәяхәтне оештыручы Марат Шәрипов әйтүенчә, теплоходта милләттәшләребез өчен бай милли-мәдәни программа әзерләнгән. Әлбәттә инде игътибар үзәгендә бөек җырчыбыз Фәридә Кудашева үзе була. Шулай ук аның элекке иҗатташ дуслары да, яшь сәнгать осталары да катнаша бу тамашаларда. Танылган әдипләр Роберт Миңнуллин, Гөлфия Юнысова, композитор Роза Сәхәветдинова, җырчылар Рәсим Низамов, Илсөя Бәдретдинова, Чулпан Гафурҗанова, Халит, Лилия, Айнур һәм Илшат Фатыйховлар һәм башкалар да катнашып үзләренең искиткеч матур җырларын башкарачак.
Бай программада – көндәлек концертлар, кызыклы очрашулар, шул исәптән, Болгарда күп кенә татар һәм башкорт язучылары катнашлыгындагы әдәби мәҗлес, иҗади кичәләр каралган. Тарихи урыннар буйлап сәяхәтләр кылу, Сабантуй бәйрәме, балалар өчен “Рамазан” мәдрәсәсе, яшьләр өчен дискотекалар һәм башка мәдәни чаралар бер атна дәвамында шаулап-гөрләп торачак.