Уфада татар хореографы истәлеген мәңгеләштерәләр

Башкортстанда атаклы татар хореографы Шамил Терегуловның исемен мәңгеләштерү эшләре башланды
(Уфа, 29 май, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда атаклы татар хореографы Шамил Терегуловның исемен мәңгеләштерү эшләре башланды.
Беренче игелекле эш Шамил Ђхмђт улы Терегулов озак еллар эшләгән Башкортстан дђњлђт опера џђм балет театрында башкарылды. Андагы зур репетицияләр залына Шамил Терегуловның исеме бирелде. Бу чара тантаналы шартларда, артистлар тарафыннан шатланып кабул ителде. Репетиция залының түренә Шамил Терегуловның зур сурәте дә урнаштырылды.
Шамил Терегулов Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы җитәкчесе, баш хореограф булып 20 елга якын эшләде һәм милли сәнгатебезне үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте.
Россия Федерациясенећ атказанган артисты, Башкортстан Республикасыныћ халык артисты исемнђренђ лаек булды њзенећ илџамлы иќаты белђн Ш. Терегулов. Ул республикада гына тњгел, ђ бар Россиядђ џђм чит иллђрдђ дђ кић билгеле балет хореографы булып танылды. Аны, тљрле спектакльлђр кую љчен, чит иллђргђ дђ чакырып тордылар. Ике ел элек ул Тљркия Республикасына иќат сђфђрендђ булып кайтты. Анда атаклы хореограф Мерсин шђџђрендђге опера џђм балет театрында тљрек артистлары белђн яћа тамашаны сђхнђлђштерде.
Ђйе, Шамил Терегуловныћ исеме Россиядђ генђ тњгел, ђ чит иллђрдђ дђ яхшы билгеле иде. Татар морзалары нђселеннђн булган атаклы миллђттђшебез ата-бабаларыныћ электђн њк килгђн данын шулай итеп чит иллђргђ дђ танытты. Былтыр Испаниягә дә иҗат сәфәренә барып кайткан иде талантлы милләттәшебез. Шул эш сәфәрен атаклы милләттәшебезгә Һөнәри бию халыкара ассоциациясе тәкъдим иткән иде. Шамил Терегулов Мадрид шәһәрендәге Һөнәри бию үзәгендә үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Былтыргы иҗат елы Шамил Терегуловка аеруча истәлекле булды. “Балет рыцаре” дигән мактаулы исемгә лаек булды ул.
Мәшһүр хореограф узган ел азагында вафат булды. Уфаның Көньяк зиратында мәңгелек йортына күчерелде ул. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры коллективы мәшһүр хореографның истәлеген мәңгеләштерү өчен тагын да үз тәкъдимнәрен әзерли.