Төмән өлкәсендәге Лаемтамак авылында «Дуслык» ансамбле концерты булган

Концерттан соң укытучы, шагыйрә Галия Абайдуллина «Мин — сугыш баласымын» китабын авыл халкына бүләккә тараткан.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы Лаемтамак авылында клуб җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиев, авылның җырчы кызлары, «Дуслык» ансамбле җырчылары — Фәрзәнә Барсукова, Хәсифә Бәширова, Шаһинур Мәмәтгалиева, Равия Аллагулова, Лариса Мәмәтгалиева катнашында концерт булган.

Концертта мәктәп укучылары Эмилия Бәширова, Фирүзә Бәширова, Мәрьям Айдуллина, Алисә Кадыйрова, Алисә Абдулова, Рәзил Мәмәтгалиев да чыгыш ясаган. «Яңарыш» сайты шул хакта хәбәр итте.

Биредә үк авылдаш, укытучы, шагыйрә Галия Абайдуллина белән очрашу да булган. Ул мәзәкләр сөйләгән, бәйрәм хакында иҗат ителгән, Лаемтамак авылы хатын-кызларына багышлап язган шигырьләрен укыган.

«Авылыбыз мәктәбендә 40 елдан артык хезмәт иткән Галия апа тормыш иптәше Рисмөхәммәт абый (мәрхүм) белән олы хөрмәткә лаек гомер кичерделәр. Алар балалар үстерделәр, тырышып эшләделәр, мәктәптә укыттылар. Галия апа һәрвакыт ярдәмчел, ачык күңелле булганы өчен авыл халкы аны якын күрә», — дип яза Шаһинур Мәмәтгалиева.

Концерт тәмамлангач, Галия Абайдуллина яңа чыккан «Мин — сугыш баласымын» китабын авыл халкына бүләккә таратты. Шушы китабын бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән район Думасы депутаты Ринат Урамаевка шагыйрә сәхнәдән рәхмәтләрен юллады.

«Авылга шагыйрь-шагыйрәләр сирәк килә. Бу очрашуны оештыруда ярдәм күрсәткән, үз машинасы белән Галия апаны Лаемтамакка алып килгән Алсу Биктимировага да рәхмәт белдерәбез. Галия апага сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез. Авыл халкы өчен күңелле, шатлыклы бәйрәм көннәре киләчәктә дә бердәмлектә үтсен», — ди Шаһинур Мәмәтгалиева.