Сахалинның «Туган тел» мәдәни үзәгенең юбилеена татар китаплары бүләк иткәннәр

Сахалин һәм Курил татарлары Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте һәм этнография музее китапханәсенә кунакка чакыра.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Сахалинның «Туган тел» укыту-мәдәни үзәгенә Татарстан Республикасыннан татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендәге китаплар тапшырганнар.

Әлеге басмалар үзәкнең 15 еллык юбилее уңаеннан бүләк ителгән. Instagram социаль челтәрендә Сахалин һәм Курил татарларының сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә. 

«Монда ата-бабаларыбыз, гореф-гадәтләребез турында бик күп мәгълүмат тупланган. Биредә балалар, олылар өчен дә басмалар бар, тарих, мәдәният турында да мәгълүмат күп», — ди видеоролик герое. 

Соңыннан ул Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте һәм этнография музее китапханәсенә килергә чакырды һәм бүләк өчен рәхмәт әйтте.