news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Көньяк һәм Төньяк Кавказдагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Милли Шура рәисе бөтенроссия халык санын исәпкә алуның мөһимлеген һәр татар кешесенә мөһимлеген аңлатырга өндәде.

Васил Шәйхразыев Көньяк һәм Төньяк Кавказдагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
tatar-congress.org

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Краснодар шәһәрендә Кырым, Дагыстан, Кабардино-Балкар, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия республикалары, Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре, Ставрополь краеннан милләттәшләребез белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без бүген бирегә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшергә җыелдык. Шуларның берсе — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Тагын бер тарихи вакыйга — ТАССРның 100 еллыгы», — диде ул. Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне әлеге дата уңаеннан оештырылучы чаралар белән таныштырды.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы дүрт чарага аерым тукталды. Шуларның берсе — «Җәлил укулары» бәйгесе. Быел анда 6 мең 500 бала катнашты. Җәлил шигырьләрен татарча, русча, инглизчә, шулай ук азәрбайҗан, төрек һәм башка телләрдә сөйлиләр. «Киләчәктә, бәлки, катнашучылар яшен арттыру кирәк булыр. Укытучылар арасында да катнашырга теләк белдерүчеләр бар», — диде ул.

Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен «Татарча диктант» акциясен уздыруда актив булырга чакырды. Узган ел 85 мең кеше катнашты. «Максат — бу санны үстерү», — диде. Әлеге эшләрне тормышка ашыруда яшьләрне тартырга кирәклеген ассызыклады. Татарча КВН юнәлешен үстерергә кирәклеген дә әйтте.

Васил Шәйхразыев «Татар кызы» конкурсының асылы хакында да үз фикерләрен җиткерде. Быел ул Үзбәкстанда узачак. Төбәкләрне бу бәйгедә дә актив катнашырга, кушылырга чакырды. Узган елдагы конкурста чит илләрдән килгән кызлар да көч сынашты. Мондый чаралар безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга, аны яшьләр күңеленә сеңдерергә ярдәм итә, дип белдерде.

Быел алда тагын бер зур вакыйга — Бөтенроссия халык санын исәпкә алу. «Без — Россиядә сан ягыннан икенче халык. Әлеге чарага әзерлек бүгеннән үк алып барылырга, һәр татар кешесенә мөһимлеген аңлатырга кирәк», — диде Милли Шура рәисе. Очрашуда быел Ростов-Донда узачак Көньяк Федераль Сабантуй турында да сөйләштеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100