news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида ана теле hәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды

Ана телен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар бүләкләнде.

Ульяновскида ана теле hәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды
emet73.ru

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Халыкара ана теле көнендә Ульяновскиның балалар hәм яшьләр иҗаты йортында ана теле hәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды. Анда өлкә мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады hәм киләчәккә планнар корды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Форум фойеда укытучылар hәм укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә әзерләнгән күргәзмәләр hәм мастер-классларны, милли сәнгать коллективларының чыгышын карау белән башланды. Биредә Павловка районы Татар Шмалагы мәктәбе балалары татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә алган тирән белемнәрен презентация рәвешендә тәкъдим итте.

Ә Чардаклы районы Абдулла авылы мәктәбе hәм Ульяновск шәhәренең 64нче санлы мәктәбе укучылары милли кул эшләре күргәзмәсе әзерләп килде. Алар янына утырып кулъяулык чигүчеләр дә, калфак тегүчеләр дә булды. Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле hәм Ульяновскиның 2нче санлы балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче «Булгар» халык ансамбле чыгышын да мөгаллимәләр яратып кабул итте.

Пленар утырышны өлкәнең мәгариф hәм фән министры урынбасары Ирина Киселева ачып җибәрде. Ул өлкә Губернаторы Сергей Морозовның ана теле укытучыларына фидакарь hәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ирина Киселева ана телен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче педагогларга бүләкләр дә тапшырды. Өлкә Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында Барыш районы Калда авылы урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Эльза Хуснутдинова да бар иде.

Ульяновск өлкәсенең Мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев белдерүенчә, «Иң яхшы ана теле кабинеты» төбәк конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укытучысы Нәсиха Ягудина «Иң яхшы татар теле кабинеты җитәкчесе» исеменә лаек табылды. Ә дәрәҗәле икенче урын Ульяновск шәhәренең 69нчы санлы мәктәбе мөгаллимәсе Илсөяр Тухфатулловага бирелде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100