news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафурига багышланган бәйгегә Австралия, Македония һәм башка ил вәкилләре килде

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге бәйгедә барлыгы 200 дән артык кеше катнашуын хәбәр итте.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнвар көнне Уфадагы Актерлар йортында унбишенче тапкыр «Мәҗит Гафурине укыйбыз-2019» конкурсының финалы һәм Гала–концерты узды. Халыкара конкурста Австралия, Македония, Чехия һәм башка илләрдән вәкилләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге мәгълүматы буенча, бәйгедә барлыгы 200 дән артык кеше ярышты.

Чара программасында иң яхшы катнашучылар, язучыларның чыгышлары, Мәҗит Гафури мемориаль музей-йортында булу, Мәҗит Гафури һәйкәленә чәчәкләр кую, бөек шагыйрь каберенә баш ию каралган иде.

Бәйгенең традицион оештыручысы — Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният Фонды. Чараның партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге, Бөтендөнья башкорт корылтае, Мәҗит Гафури исемендәге музей (Уфа), Гафури районының Зилим-Каран авылындагы шагыйрь музее, гафурилыларның «Табын» якташлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100