Әниеңә «уф» дип тә әйтмә — «Шәһри Казан»

Бу якшәмбедә Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Безгә тормыш бүләк иткән, йөрәк җылысын биргән киң күңелле, ягымлы, мәрхәмәтле әниләребезнең кадерләрен белеп, хөрмәттә яшәтсәк иде.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Әниләргә күпме генә хезмәт итсәк тә, аларның хакын үтәп бетерә алмаячакбыз. Ислам дине дә әни хакының иң зур хаклардан берсе булуын кисәтә. «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән без әниләребез алдындагы бурычлар турында сөйләштек.

— Тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, зур авырлыклар белән дөньяга китергән һәм тәрбия кылган әниләребез алдында без бик бурычлыбыз. Аллаһ Тәгалә Коръәннең «Бәни Исраил» сүрәсендә: «Әгәр син исән чакта әти-әниеңнең берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга „уф“ та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!» — ди. Әти-әни баласын аякка бастыру өчен бөтен көчен бирә. Сарык бәтие яки бозау туа да шунда ук аякка басып йөри, ашый башлый. Ә без тууга ук мөстәкыйль рәвештә ризык табып туклана алмыйбыз, тәпи йөргәнче әле үрмәлибез генә. Олыгайган әти-әниләребез дә бервакыт сабый бала хәленә калып кашык тотып ашый алмаганда, авырып урын өстендә ятып кына торганда алар безне караган кебек, без дә шулай ук тәрбияләп торырга тиешбез. Әниләребезнең хакы исә аеруча зур. Алар безне төн йокыларын калдырып, назлап-иркәләп, тәмле ризыклар белән сыйлап, авырган вакытта шул авыртуларны үзләренә алырдай булып ут йотып яшиләр. Сөләйман галәйһиссәлам белән булган бер вакыйга турында искә төшерик. Баласы булмаган бер хатын берәүнең баласын урлый. Баласыз калган әни кеше Сөләйман галәйһиссәламгә барып, теге хатынның баланы үзенеке дип әйтүен, аны бирәсе килмәвен сөйли. Пәйгамбәр теге хатынны баласы белән бергә чакырып китерә дә, бу бала кемнеке дип сорый, ике хатын да, минеке, диләр.

Алай булгач, баланы урталай чабып, икегезгә яртышар бала булыр, ди пәйгамбәр. Шунда хатыннарның берсе, юк, бүлмәгез, мин баладан баш тартам, ул аңа булсын, ди. Шуннан Сөләйман галәйһиссәлам баланың чын әнисе менә бу дип, баланы аңа бирә. Баласының исәнлеге, бөтенлеге хакына әни кеше үзенең сабыеннан да баш тартырга сәләтле икән.

— Әниләр алдындагы бурычларны без берәр ничек түләп бетерә алабызмы?

— Бер кеше авыру әнисен үзенең аркасына куеп, аны хаҗ кылырга алып барган. Кәгъбәтулла тирәли әйләнгән вакытта Абдулла бин Гомәрне күрә дә, аңа: «Әни каршында булган бурычларымны үтәгәнмендер инде мин?» — дип сорый. Абдулла бин Гомәр аңа, әниең сине дөньяга китергәндә тулгак вакытында булган бер генә авырту мизгелен дә түләп бетерә алмыйсың, ди. Без гомер буе әниләрне кадер-хөрмәттә яшәтергә һәм аның рәнҗешеннән сакланырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Әти-әнисенең баласына теләгән догасы һичшиксез кабул була», — ди. Шул исәптән рәнҗеше дә. Әниеңә карата хөрмәтсезлек күрсәтсәң, аның их дип әйтеп куюы гына да тормышыңны чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Рәсүлебез әйтүенчә, биш төрле йортка рәхмәт фәрештәләре кермәс. Аларның берсе — ата-ана җәберләнә, кыерсытыла торган йорт. Рәхмәт фәрештәләре булмаса, ул нигездә тынычлык, иминлек югала, догалар кабул булмый. Әниләргә карата хөрмәт гаиләдән башлана. Балаларың син һәрчак үрнәк булып торасың. Үз әниеңә мәрхәмәтле булсаң, кызың һәм улың да сиңа карата шундый ук мөгамәләдә булыр.

— «Җәннәт әниләрнең аяк астында дигән» хәдискә бәйле риваятьне дә ишетәсе килә.

— Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына берәү килә дә, үзен хәрби походка алуларын сорый. Рәсүлебез аңардан әниең бармы дип сорый. Бар, дигәч, аның

белән кал, җәннәт әниләрнең аяк астында, ди. Әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк.

Әти-әниең өчен дога кыл

«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).

«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).