Казанда "Татар кызы" һәм "Татар егете" исеменә лаек булучылар билгеле

Конкурсның финал өлеше узды.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Ак Барс" үзәгендә 2016 елның иң шәп татар егете һәм татар кызы исемнәре ачыкланды. "Татар егете-2016", "Татар кызы-2016" шәһәркүләм конкурсларының финал өлеше узды.

Башкаланың Авиатөзелеш, Киров, Совет, Идел буе, Вахитов, Яңа Савин, Мәскәү районнары укучылары бәйгенең дүрт этабында көч сынашты. Совет районы данын Альберт Дәүләтшин һәм Дилә Галиәхмәтова яклады. Авиатөзелеш районыннан Азалина һәм Рүзәл Садыйковлар чыгыш ясады. Хәдичә Юнысова һәм Булат Абдрахманов Идел буе районы исеменнән катнашты. Киров районы данын Азат Җәләлиев һәм Әдилә Нәбиуллина яклады. Мәскәү районыннан Илнур Җәләлетдинов һәм Гадилә Мозаффарова чыгыш ясады. Вахитов районы вәкилләре буларак Гадел Нәбиуллин һәм Айсылу Хәерова катнашты. Яңа Савин районыннан татар егете һәм кызы исеменә Муса Гаянов һәм Камилә Шәмсетдинова дәгъва кылды.

Жюри әгъзалары аларның сөйләм осталыгына, сәхнәдә үз-үзен тотышына, булдыклылыгына бәя бирде. Тагын бер этап барышы видеоэкраннарда тәкъдим ителде: егетләр мәктәп спорт залында турникта күтәрелеп, ятып кулда тартылып һәм спортның башка төрләрендә осталыкларын күрсәтте.

Бәйгенең барлык этапларын исәпкә алып, жюри вәкилләре Казанның 7 нче лицееның 9 сыйныф укучысы Муса Гаяновны һәм 9 нчы урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Камилә Шәмсетдинованы җиңүче итеп таныды.