Кариевлылар бәләкәй Апушның эчке дөньясын ачкан “Әйт әле, күбәләк” спектаклен тәкъдим итәргә җыена

Баш режиссер “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй” һәм Туфан абыйның “Әйт әле, күбәләк” исемле балалар мюзиклы кергән трилогия белән Тукай темасына йомгак ясавын белдерә

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонда Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” спектаклен тәкъдим итәргә җыена. Шулай итеп, алар әлеге әкият-фантастика белән бөек шагыйребез Г.Тукай шәхесенә тагын бер кат мөрәҗәгать итә. Эшләр яз аенда башланып китәчәк. Ренат Әюпов бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында хәбәр итте.

“Печән базары”, “Зәйтүнәкәй” спектакльләрен тамашачыга тәкъдим иткәннән соң, театрның тынгы белмәс баш режиссеры Ренат Әюпов Апушның кечкенә вакытында дөнья белән мөнәсәбәте турындагы әсәр хакында уйлана башлый һәм Туфан ага Миңнуллинга мөрәҗәгать итә.

Баш режиссер “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй” һәм Туфан абыйның “Әйт әле, күбәләк” исемле балалар мюзиклы кергән трилогия белән Тукай темасына йомгак ясавын белдерә. “Алла боерса, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм иткәндә, әлеге 3 спектакльне, чиратлаштырып, трилогия итеп күрсәтеп, тамашачыларны сөендерәсем килә”, - ди ул.

Ренат әфәнде, “Әйт әле, күбәләк” спектакле ни турында булачак дигән сорауга ул болай дип җавап бирде. “Бу спектакль - Апушның, ятим калганнан соң, туганнары Казанга алып китәр алдыннан булган бер көн һәм бер төн турында. Апуш иртәгә Казанга китәргә тиеш. Ул япа-ялгыз, тәрәзәгә карап утыра. Тәрәз уртасында - йокыга калган бер күбәләк. Ул күбәләкне үзенең тән җылысы, күңел җылысы белән өреп терелтә. Күбәләккә җан иңә. Менә шул вакытта күбәләк сөйләшә башлый. Һәм Апуш җәнлекләр, хайваннар, кош-кортлар телен аңлау дәрәҗәсенә җитә. Ул, күбәләк белән әңгәмә кора, күбәләк аңа дөньядагы кошлар телен, хайваннар телен, су асты телен өйрәтә. Күбәләк бу нигъмәтне кечкенә Апушның күңелендә үстерә. Шул ук вакытта аның янына, саубуллашырга дип, кечкенә Шүрәле дә килә. Ягъни Кырлайдан Казанга күчү процессын тасвирлаган бик кызыклы бер момент бу”, - диде ул.

Әлеге спектакль турында тулырак баш режиссер белән әңгәмәдән белергә мөмкин.

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында труппаның яңа сезондагы планнарына багышланган матбугат очрашуы уза.