Бүген Казанда «Бер заман бардым Печән базарына…» дип аталган күргәзмә ачыла

Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасын язуына 105 ел тула

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган «Бер заман бардым Печән базарына…» дип аталган күргәзмә ачыла.

Г.Тукайның күп шигырьләре Иске Казан һәм Иске Татар бистәсенең кабатланмас урыннары белән бәйле. Ул шәһәр урамнарында йөргән, Кабан күле буйларын хозурланырга яраткан, үзенең әсәрләре еш басылган «Кояш» һәм «Йолдыз» газеталары редакцияләренә кергән, «Шәрык» клубында һәм Купеческое собрание бинасында чыгышлар ясаган. Яшәве дә шунда ук «Болгар» һәм «Амур» кунакханәләрендә булган: якында гына Печән базары кайнаган.

Печән базары ул елларда Иске Татар бистәсенең сәүдә, мәдәният һәи иҗтимагый үзәге булып тора. Шау-шулы, тавышлы урын, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр кайный монда. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»та без бу базарның бик тә җанлы тасвирын күрәбез.

Моннан 105 ел элек язылган поэма күргәзмә темасы итеп юкка гына алынмаган. Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә поэманың язылу тарихы турында сөйли торган экспонатлар күп: Г.Тукай нәзирә иткән борынгы «Кисекбаш» китаплары, рәссам Рөстәм Шәмсутовның борынгы “Кисекбаш” иллюстрацияләре күрсәтеләчәк. Шагыйрь үзе исән чакта чыккан «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» китабы; Б.Урманченың бу поэмага ясаган иллюстрациясе; «Кисекбаш» балетының афишасы һәм спектакль күренешләре фотосурәтләре дә куелачак.

Музей директоры Гүзәл Төхфәтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә әсәрнең төп герое, Казандагы Никитин циркындагы төрек көрәшчесе Карәхмәтнең фоторәсеме дә урын алачак. Шулай ук рәссамнарның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына нигезләнеп ясалган рәсемнәрен дә күрергә мөмкин булачак. Алар арасында Фәридә Хәсьянова, Раушан Шәмсетдинов, Ирина Колмогорцева һ.б кебек рәссамнар бар. Экспозициядә Иске Казан күренешләре дә күрсәтеләчәк. Монда Алсу Тимергалина, Рушан Шәмсетдинов, Илдус Азимов рәсемнәре урын алачак.

Күргәзмәнең авторлары, Иске татар бистәсе һәм ХХ гасыр башындагы Казанның – Тукай заманындагы Казанның мәдәни, иҗтимагый-көнкүреш, экономик һәм политик тормышы энциклопедиясе дип атала алган бу поэманың язылу тарихыннан тыш, әсәрнең татар әдәбияты һәм сәнгатенә йогынтысын да күрсәтергә тели.

Милли музей фондларында «Яңа Кисекбаш» каһарманнары һәм Казанның поэмада сурәтләнгән урыннары белән бәйле күп экспонатлар саклана: әсәрдә телгә алынган Садри Максуди һәм Гайнан Ваисовның фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре, ХХ гасыр башындагы Казан күренешләре һ.б. Укучыларга Садри Максуди гаиләсенең савыт-сабалары, Кәнәфия Нәфыйков ясаган Баһаветдин Вәисов белән Толстой рәсеме тәкъдим ителә. “Печән базары” күренеше, ул чорда Печән базарында сатылган экспонатлар, “Печән базары” тамгасы куеп калдырылган комганнар, сандыклар, поэма нигезендә иҗат ителгән сынлы сәнгать әсәрләре дә күргәзмәдә зур урын ала.

Тамашачылар «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ның шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән басмаларын гына түгел, татар әдипләренең бу поэмага нигезләнеп иҗат иткән китапларын да күрә алачак. Алар арасында Галиәсгар Камалның “Өр яңа Кисекбаш”, Нәкый Исәнбәт, Нур Баян, Әнәс Камал, Шәриф Мөдәррис, Харрас Әюп, Туфан Миңнуллин, Гөлназ Вәлиева әсәрләре бар.