news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар медиафорумы була

Туры трансляция вакытында кыска хәбәрләр белән чыгыш ясау, сораулар бирү мөмкинлеге булачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдә Санкт-Петербургта «Медиатрендлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары»  II татар медиафорумы була. Санитар-эпидемиологик вазгыять сәбәпле, форум Zoom мәйданчыгында онлайн узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумга журналистлар, блогерлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләсе белән кызыксынган кешеләр чакырылган.

«Питер Татар» порталының YouTube-каналында туры трансляция вакытында кыска хәбәрләр белән чыгыш ясау, сораулар бирү мөмкинлеге оештырыла.

Форумда Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» интернет студиясе баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев мәгълүмат ресурслары миссиясе, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм мәгълүмат продуктларының этник бердәмлекне саклауда роле турында чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100