Югары татар КВН лигасында командалар татар телен укытуга бәйле темага шаяртты

Чыгыш күмәк рәвештә "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Бүген Югары татар КВН лигасында барлыгы 11 команда көч сынашты. Уенның барышын “Татар-информ” хәбәрчесе дә күзәтте.

Катнашучыларга килгәндә, Буадан (“Шикәрле мишәрләр” командасы), Әлмәттән (“Фән-тәти кызларейшн”), Яр Чаллыдан (“Татар егетләре”), Сарманнан ("Понабрали"), Башкортстаннан (“Башкорттар.ру”), Мамадыштан (“Биш бармак”), Биектаудан (“Текә тау”), Мәскәүдән (“Понаехали”), Арчадан (“Үрнәк”) һәм ике команда Казаннан (“Әкәмәт” һәм "Агробой") иде.

Һәр команда чыгышында да татар телен укыту темасына мәзәкләр бар иде. Мәсәлән, “Мишәр шикәрләре” һәм “Әкәмәт” командаларында татар теле дәресләре кыскартылуга кагылышлысы күренсә, “Понаехали” командасы егетләре татар теле укытучысы образына керделәр.

Нәтиҗәне жюри рәисләре – Рамил Агдеев(Татар КВН лигасының җитәкчесе), Тәбрис Яруллин (“Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе), Рәмис Латыйпов (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы), Илназ Сафиуллин, Айваз Садыров, Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Айгөл Габдрахманова (“Сәләт” клубы президенты) чыгардылар.

1 нче урын – “Понаехали” командасы, 2 нче урын – “Биш бармак”, 3 нче урын – “Текә тау” командасы, ә Гран-Прига исә “Әкәмәт” КВН командасы ия булды. Шулай ук 4 команда номинацияләрдә җиңү яулады: “Сезон ачышы” – “Башкорт.ру” командасы дип табылды. “Иң оста актриса” – “Фән-тәти кызларейшн” командасы, “Иң кызык мәзәк” – “Татар егетләре” командасы, “Иң оста актер” номинациясендә – “Үрнәк” командасыннан Ирек бүләкләнде.

Фестиваль ахырында барлык катнашучылар, жюрилар һәм тамашачылар басып, “Туган тел” җырын башкардылар.

Уен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР “Шаяннар һәм тапкырлар” клубы, “Татар production” иҗат берләшмәсе, Бөтендөнья яшьләр форумы ярдәмендә оештырылды.