Тинчурин театрында Чирмешән халкы бәйрәм ясый

Бүген биредә "Мин сәхнәдә – рухани" – Наил Шәйхетдинов турындагы китап тәкъдим ителә.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында бу минутларда Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов турындагы итәлекләр китабын тәкъдим итү тантанасы уза һәм чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулуны билгеләп узалар.

Татарның күренекле актеры, К.Тинчурин театрының легендар артистын искә алу, хөрмәтләү кичәсе театр фойесында ук башланып китте. Фойеда төрле җирдән килгән кунаклар, шул исәптән артистның сәхнәдәш дуслары, якташлары һәм иҗатын яратучылар Н.Шәйхетдинов турындагы стенд белән таныша башлады. Чирмешән суыннан кайнатылган чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланалар. Биредә Чирмешән авыллары турында язылган китаплар күргәзмәсе дә оештырылган. Җанлы, гамьле аралашу бара. Якташлар, район үзешчәннәре чыгыш ясады, җырлый, бии. Чирмешән якташлыгы вәкилләре киләчәк гамәлләренә планнар кора.

Алдан хәбәр иткәнчә, сәхнәдә узачак тантананың беренче бүлеге Наил Шәйхетдинов турындагы истәлекләр китабын тәкъдим итүгә багышлана. Бәйрәмнең икенче бүлегендә Чирмешәннәрнең Казандагы якташлык җәмгыяте очрашуы узачак. Бу җәмгыятьнең оешуына быел 25 ел тулды.

Наил Шәйхетдинов турындагы китапны тәкъдим итү, артистның “Алмагачлары” спектаклендә башкарган монологы белән башланып китте.

Наил абый турында турында матур эчтәлекле, чиста полиграфик эшләнештәге китап дөнья күрүе артистның туганнары, якташлары өчен генә түгел, ә татар милләте өчен дә сөенеч. Китапның “Мин сәхнәдә – рухани” дип аталуы да очраклы түгел, чөнки Наил Шәйхетдинов артист һөнәренең асылын дин әһелләре кебек үк рух белән эшләүдә күрә. Наил абый һәрвакыт шук холыклы, шул ук вакытта тирән фикерле, ярдәмчел, ихлас, нурлы һәм инсафлы шәхес иде. Якты дөньядан киткәненә ике ел булып килә.

Китапның беренче битендә Наил абыйның блокнотыннан табып алынган бер шигырь китерелә, анда аның үзенең дә яшәеш кредосы чагыла сыман. Яңа китап 5 бүлектән гыйбарәт. Алар китапны төзүче автор (Илдар Кыямов – ТИ) тарафыннан үзенчәлекле тукталышлар рәвешендә бирелә. Гомер тукталышлары. Шуларның беренчесе – Лашман дип атала.

Таза рухлы, нык тамырлы хезмәт кешеләре – лашманчылар нигез салган авылда үскән егет сабый чагыннан ук халыкның рухи мирасын сеңдерә. Илһам кодрәтеннән өлеш алуына бер дәлил. Икенче тукталыш – Театр училищесы, өченчесе – Театр, дүртенче тукталыш – Замандашлары фикере һәм матбугат язмалары, бишенче тукталыш – Гаилә.

Белешмә өчен: Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшли башлый.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә – Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә – Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һәм башка рольләрне башкара.

Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И.Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да – Баязит, Н.Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә – Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә – Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә – Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында – Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә”сендә – Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында – Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә – Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында –Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Россия һәм Татарстанның халык артисты 2016 елның 25 гыйнварында бакыйлыкка күчте.