news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәрендә туып-үскән Радик Абитов Балтыйк флотында хәрби прокурор булды

Ул — Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимер юл районы советы рәисе Рамил Абитовның улы.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә туып-үскән Радик Абитов Балтыйк флоты хәрби гарнизонының хәрби прокуроры итеп билгеләнгән.

"Россия Федерациясе Генераль прокуроры И. В. Краснов 2022 елның 17 сентябрендә имзалаган приказ нигезендә, танылган милләттәшебез — юстиция подполковнигы Радик Рамил улы Абитов биш елга Балтыйк флоты гарнизонының хәрби прокуратурасына хәрби прокурор итеп билгеләнгән", дип хәбәр итте Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы.

Радик Абитов Ульяновск шәһәрендә туып үскән. Ул — Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерь юл районы советы рәисе Рамил Абитовның улы. Радик Абитов оңа кадәр Самара гарнизоны хәрби прокуратурасында хезмәт итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100