news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Пенза өлкәсе татар автономиясе җитәкчелегенә рәхмәт әйтте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары автономия эшен югары бәяләде.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән очрашты.

Пенза өлкәсе татарлары автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Марат Әхмәтов автономия эшен югары бәяләгән. Ул татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Җиһанша Туктаровка рәхмәтен белдергән.

Очрашуда катнашучылар шулай ук сәяси, социаль һәм икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100