«Ана теле» мәктәбендә татарча кино күрсәтеләчәк

Фильм татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсе кинозалында «Ана теле» татар теле онлайн-мәктәбенең беренче сөйләм клубы узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, чарада «Инсаф» тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк, Казан федераль университеты мөгаллимнәре белән эшләү һәм фикер алышу булачак. Фильм татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

Сөйләм клубы тел практикалары мөмкинлекләрен киңәйтү һәм кулланучылар арасында мотивацияне арттыру өчен оештырылган.

«Без татар телен мөстәкыйль өйрәнүчеләргә сөйләм күнекмәләрен практикада файдаланырга мөмкинлек бирергә телибез. Клуб тел белү дәрәҗәсенә карамастан, үз белемнәрен аралашуда кулланырга омтылучылар өчен оештырылды», — дип сөйләде «Ана теле» проекты җитәкчесе Айгөл Басыйрова.

«Инсаф» фильмы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча төшерелгән. Чара Казан федераль университеты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Чара 15:30 сәгатьтә башлана, керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.