Төмән өлкәсе Тубыл районында Хәтер көненә әзерләнәләр

"Изге Искер догалары" чарасы "Искер" мемориаль комплексында үтәчәк.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 26 октябрь көнне Төмән өлкәсе Тубыл районында Хәтер көне уңаеннан, "Изге Искер догалары" дип исемләнгән чара узачак. Бу хакта Төмән өлкәсенең "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. 
 
Чара "Искер" мемориаль комплексында үтәчәк, диелә хәбәрдә.