news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең 2021нче елгы Гран-при иясе итеп Сираҗиева Илзирә билгеләнде.

Казанда «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
https://tatar-congress.org/

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). 27 июльдә Татарстан Милли китапханәсендә «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән бәйгегә бүген йомгак ясалды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, җиңүчене сайлау бер дә җиңел булмаган. Катнашучыларны нәкъ менә татар кызы булу, үз халкыңның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, милләтнең асылташы булып үсеп килүләре берләштерә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм Гран-при иясенә бүләкне тапшырды.

«Бу бүләкләү тантанасы — тарихи мизгел. „Ак калфак“ бәйгесең сезнең күңелегездә матур хатирәләр калдырыр, дип ышанабыз. „Татар кызчыгы“, „Ак калфак“, „Татар кызы“ проектлары аша алып барылган өзлексез һәм системалы эш татар яшьләренә үзләрен шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә. Килүегез, катнашучыгыз өчен рәхмәт, сезгә алга таба да зур уңышларга ирешүегезне телибез!» — диде Данис Шакиров.

«Без әлеге күркәм чараның оештыручыларына бик рәхмәтлебез. Мин әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашам, ләкин „Ак калфак“ оешмасы һәм аның чаралары турында күп ишеткәнем бар. Безнең өчен әзерләнгән программа бик ошады, мондый чаралар алга таба да оештырылып торса, димәк, милләтебезнең киләчәге бар», — дип бүлеште Арча кызы Сираҗиева Илзирә.

I урынга исә Насифуллина Альмира лаек булды. II урынны Әмирова Роза һәм Абдрашитова Алия, III урынны Вильданова Эльвина, Хәмәдиева Ләйсән һәм Саттарова Илзидә бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100