Сахалин өлкә Сабан туенда Гөлдания Хәйруллина чыгыш ясаячак

Спорт яратучылар өчен уздырылачак мини-футбол буенча турнир Дамир Ситдыйков истәлегенә багышлана.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). 29 июньдә Сахалинда узачак өлкә Сабан туенда Татарстанның атказанган артситы Гөлдания Хәйруллина чыгыш ясаячак. Бу хакта Сахалин һәм Курил татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.  Бәйрәм шәһәрнең Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак.  Өлкә Сабан туенда кунаклар өчен берничә мәйданчык эшләячәк. Биредә сату-алу нокталары, милли аш-су һәм кул эшләнмәләре ярминкәләрен күрергә мөмкин булыр дип көтелә. Шулай ук спорт яратучылар өчен мини-футбол буенча турнир уздыру күздә тотыла. Ул Дамир Заһит улы Ситдыйков истәлегенә багышланачак.