Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабан туена бүләк җыйганнар

Милли бәйрәм авылда 29 июньдә узачак.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 29 июнь көнне Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында узачак Сабан туена бүген бүләк җыйганнар. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.  Бәйрәмгә килүчеләрне концерт программасы, милли уеннар һәм милли көрәш, ярминкәләр һәм күргәзмәләр көтә, диелә хәбәрдә.  Билгеле булганча, Новосибирск каласы быел Федераль Сабан туен кабул иткән иде. Анда Россиянең 29 төбәгеннән кунаклар катанашты.