“Кама буе кухнясы-2013” XV төбәкара кулинария сәнгате фестивале уздырыла

Аның барышында IV Бөтенроссия авыл Сабан туенда кош теле әзерләү буенча рекорд куелачак

 (Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 28-29 июньдә Пермьдә “Кама буе кухнясы-2013” XV төбәкара кулинария сәнгате фестивале уздырыла. Бүген ул “Пермь ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә (Гагарин бульвары, 65, 1 нче павильон) үткәрелә, иртәгә исә Барда саласында булачак IV Бөтенроссия авыл Сабан туена килеп кушыла. Сабан туендагы Пермь кварталында төш вакытыннан башлап кичке 5кә кадәр милли ризыкларны тәмләп карап булачак, мисалга, кош теле әзерләү буенча биредә рекорд куелачак.

Ел да уздырыла торган “Кама буе кухнясы” фестивале Пермь краендагы милли аш-су әзерләү традицияләрен саклап калуга һәм арада осталарның да осталарын ачыклауга, кунакчыллык индустриясе өлкәсендә бизнесның булганнарын җәелдерү-үстерү һәм яңаларын ачу өчен шартлар булдыруга йөз тота.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясеннән алынган белешмә буенча, фестиваль программасына осталык дәресләре, тагын шеф-поварлар, кондитерлар, сушистлар, барменнар конкурслары, аерым һәм төркем белән төрле ярышлар, күргәзмәләр кертелгән. Шул рәвешле, һөнәри аш-су әзерләү осталары, рестораторлар, җәмәгать туклануы өлкәсе җитәкчеләре, һөнәри уку йортларында укучылар һәм, гомумән, тәмле ашарга, оста итеп ризык әзерләргә яраткан һәркем өчен кызыклы булган бу фестиваль, Пермь кулинарлары ассоциациясе ярдәме белән, Пермь крае Сәнәгать, эшмәкәрлек һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган.