IV Бөтенроссия авыл Сабан туе җитте

Пермь крае Барда саласына Татарстаннан да рәсми делегация бара
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә, 29 июнь көнне сәгать 11дә Пермь крае Барда саласында, ә андагы җирле халыкның 93 процентын татар һәм башкорт халкы тәшкил итә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе башлана. Татарның ел дәвамында көтеп алынган әлеге милли бәйрәменә Татарстан Республикасыннан рәсми делегация, сәхнә сәнгате осталары, журналистлар бара. Гомумән, шушы чараны оештыручылар хәбәр итүенчә, илкүләм авыл Сабан туена кимендә 40 мең кунак көтелә. Мәйданга куелган тирмәләр, чатырларның һәркайсы Россия Федерациясенең аерым территориясен чагылдырачак, алар арасыннан салынган символик Дуслык сукмагы буйлап кунаклар түргә узачак. Ил төбәкләреннән килгән иң югары һәм тансык кунакларга 150дән артык Бардым түбәтәе (Татарстан, Башкортстан, Урта Азия түбәтәйләреннән аермалы буларак, биредәге осталар түбәтәйне конуссыман формалы һәм клинлы итеп тегә, милли баш киемнәре бизәлешенең үзгә өлгеләре белән аерылып тора) бүләккә дип тегелеп-чигелеп куелган...

Халыкның традицион уеннары, күңел ачулар, фольклор коллективлары һәм профессиональ артистлар чыгышлары, төрле спорт ярышлар биредә мулдан була, милли ризыклар, шул исәптән фермерлар җитештергән товарлар, осталарның кул эшләнмәләре сатуга куела. Туй фестиваленда төрле милләтләрнең туй киемнәре һәм йолалары белән танышып була, КВН фестивале, флэшмоблар да уздырыла. Төп сәхнәдә Татарстан, Башкортсан, Пермь крае иҗат коллективлары концерт программасы белән мәйдан тота, шулай ук Ренат Ибраһимов концерты тәкъдим ителә, ә кече сәхнәдә шушы край һәм РФ субъектлары иҗат коллективлары чыгыш ясый. Балалар Сабан туе мәйданчыгындагы тамашаларында театраль сәхнәне яулар өчен Казаннан Татар дәүләт курчак театры барырга җыена.

Ярышлар димәктән, милли көрәш, ат чабышы аеруча кызыксыну уятыр дип көтелә. Беренчедән, ипподромда барлыгы 500 кг авырлыктагы арбага җигелгән авыр йөк атларында ир-егетләрнең 2,4 чакрымны яшен тизлегендә узып беренче килгәне шушы Сабан туеның генераль партнеры - ”Лукойл” компаниясе призына ия булачак. Бу авыр йөк атларының I Бөтенроссия узышлары саналачак.

Икенчедән, Кама буенда үскән ярымяхшы токымлы атларга атланган җайдаклар Пермь крае губернаторы призына 3,6 чакрымлык арада, Россиянең теләсә кайсы токымлы чабышкыларындагылар Татарстан Республикасы Президенты призына 6 чакрымлык дистанциядә, Англиянең саф токымлы атларына кунаклаган җайдаклар Башкортстан Республикасы Президенты призына 1,5 чакрым арада узыша, Бардым районы башлыгы призына исә Пермь краеның төрле районнары чабышкылары – 1,2 чакрымга. Ат чабышларын сәгать 12дән башлап “Барда җыен” мәйданында тамаша кылып булачак.

Болардан тыш, IV Бөтенроссия авыл Сабан туена “Кама буе кухнясы-2013” XV төбәкара кулинария сәнгате фестивале дә килеп кушыла, төгәлрәге, ул биредә 28-29 июньдә уздырыла.