news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томскида «Татар кызы-2020» өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Конкурска йомгак ясаганда, социаль челтәрләр кулланучыларының фикере игътибарга алынган. Интернет-тавыш бирүдә 600дән артык кеше катнашкан.

Томскида «Татар кызы-2020» өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясалды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Томскиның Татар мәдәнияте үзәге Томск татар милли-мәдәни мохтарияте белән берлектә «Татар кызы» бәйгесен үткәрде. Билгеле сәбәпләр аркасында конкурс дистанцион режимда узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның өч финалчысы, өйдә конкурс биремнәрен үтәп, үзара ярышты. Жюри әгъзалары һәм социаль челтәрләр кулланучылары аларны юлланган видеоязмаларга карап бәяләгән

Конкурска йомгак ясаганда, социаль челтәрләр кулланучыларының фикере игътибарга алынган. Интернет-тавыш бирүдә 600дән артык кеше катнашкан.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Ляна Хәмзина «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңүче дип танылды, Илзия Нигъмәтуллина«Иң нәфис кыз» номинациясендә җиңде, ә конкурсның төп җиңүчесе Алсу Идрисова булды, ул шулай ук «Тамашачылар симпатиясе» призын да алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100