Екатеринбургта "Урал кызы" бәйгесендә җиңүчене ачыкладылар

Әлеге исем өчен өлкәнең алты туташы ярышкан.
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Екатеринбургта узган "Урал кызы-2019" бәйгесендә Миләүшә Шәехова җиңү яулаган. Бу хакта Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Әлеге исем өчен өлкәнең 6 туташы ярышкан. Алар жюрины үзләре белән үзенчәлекле итеп таныштырудан тыш, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәткән. Җыр-бию, туган як хакында тирәнтен белемнәрен ачып бирә торган сынаулар да булган. 
 
"Урал кызы" исеменә лаек булган Миләүшә Шәехова Ижевск шәһәрендә үткәреләчәк "Татар кызы" халыкара бәйгесендә Екатеринбург данын яклап чыгыш ясаячак.