Ульяновск өлкәсе мөселманнары Коръән уку конкурсына чакыра

Конкурска килүчеләр татар милли ризыкларыннан авыз итәчәк.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Иртәгә, ягъни 29 апрельдә, Ульяновск өлкәсе мөселманнарның төбәк диния нәзарәте татар мәдәният үзәгендә Коръән-Кәрим китабын укучы шәкертләр арасында төбәкара конкурс үткәрә. Бу хакта Ульяновск өлкәсе "Өмет" иҗтимагый-сәяси газетасы хәбәр итте.  Бу чарага Коръән сүрәләрен тыңларга теләүче барлык кеше килә ала.Конкурс 9:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар һәм кунаклар милли ризыклар һәм пылау белән сыйланачак.