news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә «Ак калфак» оешмасының район бүлеге хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигә

Һәр авыл җирлеге алтышар сөлге чигәргә тиеш.

Мөслимдә «Ак калфак» оешмасының район бүлеге хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигә
http://muslumirc.ru/news/

(Мөслим, 28 март, «Татар-информ», «Авыл утлары», Әлфинур Ногманова). Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим районы бүлеге үз эшен активлаштыра, җанландыра бара. Алар Сабантуйга сөлге чигә башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кыска гына вакыт эчендә шактый гына чаралар үтте. Оешманың авыл җирлекләрендәге бүлекчәләре дә бер-бер артлы берсеннән-берсе матур кичәләр оештыра. Үзәк китапханәдә үткән утырышта башкарылган эшләргә анализ ясау белән бергә алда торган эшләр дә тәгаенләнде.

«Ак калфак» оешмасының 28 әгъзасы бар, унбиш авыл җирлегендә бүлекчәләре эшли. Урыннардагы активистлар авыллардагы тарафдарларына таянып эш оештыра. Күмәкләшеп эшләү һәрвакыт матур нәтиҗәләргә китерә. Баланлы, Иске Карамалы, Әмәкәй авыл җирлекләрендә үткән чараларда, Мөслимдә оештырылган тематик кичәләрдә бу ачык күренде.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы туган якны өйрәнү музее белән үзара хезмәттәшлек урнаштырган. «Авылым уңганнары» проекты кысаларында җирлекләрдәге оста кулларның эшләреннән күргәзмәләр оештырыла.

Үсеп килүче буынга әби-бабаларыбызның рухи мирасын тапшыру юнәлешендәге эш тә игътибарга лаек. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә башланып киткән «Дәү әни дәресләре» проекты оешманың җирле бүлекчәләрендә дә яклау табар, шәт.

— Эшчәнлегебезне киң халык массаларына күрсәтү максатында инстаграм каналында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының битен булдырдык. Яңалыклар белән аннан танышып барырга була. Ватсапта эшче төркемебез бар, — ди оешманың район бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Мөслимдә узачак федераль Сабантуйга әзерлек эшләреннән дә читтә калмый — гүзәл затлар милли бизәкле сөлгеләр чигүгә керешкән. Һәр авыл җирлеге алтышар сөлге чигәргә тиеш. Музей хезмәткәре Венера Мирхаҗиянова борынгыдан килгән чигү үрнәкләрен күрсәтте. Чигү остасы Роза Низамова нинди алымнар белән чигү кирәклеген аңлатты. Сөлге чигү өчен тукыма да, төсле җепләр дә бирелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100