Конгрессның Казан бүлеге утырышында Кемероводагы фаҗига корбаннарын искә алдылар

Казанның 4 нче интернат-гимназиясендә үткәрелгән күчмә утырыш "Милли һәм дини хәрәкәт" темасына багышланган иде.

(Казан, 28 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Казан иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Кемероводагы фаҗига корбаннарын искә алу белән башланды. Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрацияләре белән берлектә Казанның 4 нче интернат-гимназиясендә үткәрелгән күчмә утырыш "Милли һәм дини хәрәкәт" темасына багышланган иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов утырышны ачып җибәреп, Кемероводагы фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Аннары Коръән укылды, һәм һәлак булганнар рухына дога кылынды.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева утырышта катнашучыларны комитет рәисе Разил Вәлиев исеменнән сәламләде. Ул башкаланың Киров районында төрле яклап үсеш, җанлылык күзәтелүенә игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, 4 нче гимназиянең традицияләре көчле булуын билгеләп узды. “Безнең балаларга әхлак, гореф-гадәтләр, традицияләрне дөрес итеп җиткерә белү мөһим. Сәламәт буын үссен өчен, һәркайсыбыз үзебездән өлеш кертергә омтыла”, - дип ул төрле иҗтимагый татар оешмаларының төрле проектлар белән чыгуын шәрехләде. Аларның татар мәдәнияте чәчәк атуы өчен тырышуларын, шәһәрдә моның белән шөгыльләнү җиңелләрдән булмавын билгеләп узды. Фәрит Мифтаховның шундый шәхесләрнең берсе булуын әйтте.

Гимназия директоры Марат Фәттиев кыскача гимназиянең тарихына тукталды. Татар мәгърифәтчелеген, мәдәниятен күтәргән абруйлы шәхесләрне санап үтеп, хәзер дә балаларны шул рухта тәрбияләү бурычы торуын әйтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров утырышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламәләде.

“Ислам дине – камил, саф дин. Халкыбыз дин аркасында төрле өлкәләрдә уңышларга иреште. Дин кыйммәтләренә игътибарлы булырга кирәк”, - дип белдерде. Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрнең бер-берсен тануы өчен төрле милләтләргә аерганын, моның амәнәт булып торуын билгеләп үтте. “Без амәнәтне сакларга, балаларыбызга әһәмиятен аңлатырга тиеш. Глобальләшү процессында милли үзенчәлекләрне саклап калу бик мөһим, дин моңа ярдәм күрсәтә. Милләт һәм дин әһелләре бергә эшләсәләр, зур уңышларга ирешә алачаклар”, - дип саный хәзрәт.

Мәскәү һәм Киров районнары буенча "Рамазан” мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадинов районда дин үсеш алуына игътибарны юнәлтте. Татарча бер кәлимә сүз белмәгән Артем исемле малайның татарча өйрәнүгә ничек үзеннән-үзе тартылуы турында үрнәк итеп сөйләде.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин БТКның Казан бүлеге белән 15 ел хезмәттәшлек итүләре турында әйтте. “Бүгенге утырышның асылы – милләт һәм дин. Диндә милләтне саклап калучы өч әйбер – милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт”, - дип белдерде. Ул мәдрәсәдә укуларның барлык милләт балалары өчен дә фәкать татар телендә генә алып барылуын билгеләп үтте.

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров Коръәндә милләтен саткан халыкның оҗмахка керә алмавы турында әйтелгәнен искәртте. Бу нисбәттән, мәчетләрдә вәгазьләрнең дә татарча укылуы дөрес гамәл булуын билгеләп узды. “Дин белән үз милләтеңне күтәрү максат итеп куела. Юкса хәзер беркем ярдәм итми. Бер-беребезгә хөрмәт булмаса, телне саклап кала алмаячакбыз. Татар бер-берсен күтәрергә тиеш”, - дигән фикерен җиткерде.

Казандагы Тәтеш районы якташлыгы рәисе Харис Камалиевның телне саклап калуга кайберәүләрнең гаиләдә үк битарафлыгы проблемасы турында ялкынлы чыгыш ясады. Чеченнарның үз телләренә тугры булуларын үрнәк итеп китерде. “Тавык каз булып, үгез ат булып кычкырмый. Адәм туган икән, йөзен югалтырга тиеш түгел”, - диде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин телне саклап калу юнәлешендә иң зур эшләр Казанда эшләнергә тиешлеген әйтте. “Казан татарлашмаса, башка төбәкләрдә булмый инде ул. Яңа проблемалар чыкмас дип беркем кистереп әйтә алмый, шуңа әзер булырга кирәк”, - диде ул. Тәбрис Казанда өлге итеп күрсәтердәй заманча бер татар мәктәбе, ачык татар университеты, шәһәр мәдәниятенең заманча үзәген булдыру кирәклеген билгеләп узды.

“Мондый очрашулар кирәк. Без шәһәр администрациясе белән дә, республика күләмендә дә эшлибез. Барлык эшләр дә иҗтимагый рәвештә бара. Шуңа күрә аның нәтиҗәсе дә яхшырак, кешеләрне мәҗбүриләп эшләтсәң, күңелдәгечә булмый. Әти-әниләрне сайламаган кебек, динебезне дә, милләтебезне дә, телебезне дә сайламаганбыз, шуңа күрә бу эшләрне горурлык белән алып барырга тиешбез. Әлбәттә, татарларның эшчән, үзенчәлекле булулары кемнәргәдер ошамыйдыр, бәлки, шуңа күрә безгә шундый сынауларны бирәләр. Ул авырлыкларны җиңү, яшьләргә үзебезнең эшләрне күрсәтеп калдыру – зур бурычыбыз”, - диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Фәрит Мифтахов.