news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар авылы» конкурсында катнашу өчен гариза бирү вакыты озайтыла

Бәйге 2020 елның 14 февралендә башланды һәм конкурс эшләре 29 февральгә кадәр кабул ителергә тиеш иде.

«Татар авылы» конкурсында катнашу өчен гариза бирү вакыты озайтыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). «Татар авылы» конкурсында катнашу өчен гаризаны 10 мартка кадәр биреп булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул 2020 елның 14 февралендә башланды һәм конкурс эшләре 29 февральгә кадәр кабул ителергә тиеш иде. Бәйгедә катнашучылар саны көннән-көн арта. Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендәге татар авылларыннан да күп кенә кызыклы язмалар, фотосурәтләр килә.

Оештыручылар аның вакытын үзгәртергә һәм хезмәтләрне 10 мартка кадәр кабул итәргә дигән карарга килде. «Татар авылы» конкурсының нигезләмәсе сайтның рәсми сәхифәсендә урнашкан. Катнашыгыз, без сездән кызыклы материаллар көтеп калабыз. Конкурс таләпләрен төгәл үтәү сорала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100