news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Илнар Гарифуллин татар турында заманча мифлар уйлап табу идеясы белән чыкты

Ул түбәтәй киеп, өчпочмак ашап утыручы татар дигән миф урынына яңасы кирәк дигән фикердә.

Тарихчы Илнар Гарифуллин татар турында заманча мифлар уйлап табу идеясы белән чыкты
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарихчы Илнар Гарифуллин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татар милләте турында яңа мифлар уйлап табарга кирәк дигән фикер белән чыкты.

«Без татар милләте эчендә ниндидер миф тудырырга тиеш. Татар — ул түбәтәен киеп, өчпочмак яки чәк-чәк ашаучы кешеме, яки татар — ул җитез, укымышлы, акыллы кешеме?», — диде Илнар Гарифуллин.

Ул башка милләтләр турындагы мифларны да телгә алып үтте. «Мәсәлән, яһүдләр турында миф бар: бөтен яһүдләр дә бизнес белән шөгыльләнә һәм алар бик акыллы. Алманнар — бөтен нәрсәне дә төгәл итеп эшләүчеләр. Руслар исә ялкау, тик кирәк булса тиз генә мобильләшә ала торган халык. Менә татарлар турында да шундый миф булырга тиеш», — диде ул.

Илнар Гарифуллин шулай ук: «Менә вариантлар: татар — ул эчми, татар — акчалы, тырыш, татар беркайчан да ачтан үлми. Татар пычрак эш эшләсә дә, беркайчан да бомж хәлендә калмаячак», — дип, үз вариантларын да тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100