Yummy Music Мәскәүдә чыгыш ясаячак

Үз җырларын Gauga һәм Карт аяк төркемнәре һәм Рәдиф Кашапов башкарачак.

 (Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). 14 март көнне татар рок-җырчыларын берләштергән Yummy Music лейблы вәкилләре Мәскәүдә чыгыш ясаячак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә. 

Үз җырларын Gauga һәм Карт аяк төркемнәре һәм Рәдиф Кашапов башкарачак.

Чара Лубянский проезд, 25нче йорт, 1нче корылма адресы буенча узачак. 

Башлана: 20:00 сәгатьтә.