Луара Шакирҗанова радио-телевидение алып баручыларының сөйләм телен тәнкыйтьләде

Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм, диде сөйләм жанры артисткасы.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, сөйләм жанры артисты Луара Шакирҗанова, татар сөйләм теленең аһәңе югалуга борчыла. Ул радио-телевидение алып баручыларының сөйләм теле тәнкыйтьләде. Бу фикерен ул Николай Максимовның “Туган телләр” темасына ачык дәресеннән соң "Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Элек сәхнә, телевидение, радиодан ишетелгән татар телендә камиллек бар иде. Анда әзерлекле кешеләр килә иде. Сүзләрнең, авазларның әйтелешен бозып сөйләргә һич ярамады. Шундук шелтә белдерерләр иде. Анда без чын камил телебезне ишетә идек. Ә менә диалекталь сүзләрне кыстырып сөйләү бик табигый, халыкчан дип сөйләүләр минем эчемне пошыра”, - диде Луара Шакирҗанова.

Аның фикеренчә, хәзер яшьләрнең күбесе логик басым дигәнне аңламый, чөнки аларның фикерләве рус телендә бара. Телевидение, радиода эшләүче журналистлар татар теле авазларын дөрес итеп әйтә белсәләр дә, логик басымны дөрес куймый. "Хәтта татар мәктәбен бетергән укучыларда да логик басым дөрес түгел", - дип борчыла Луара Шакирҗанова.

“Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм мин һәм шуңа ышана да башладым”, - ди ул. 

  • Луара Шакирҗанова 1950 елның 9 июнендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Күлле-Киме авылында туган. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Татар дәүләт филармониясендә сөйләм жанрында актриса булып кабул ителгән. 1973 елда Ленинград театр институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1973 елның июненнән башлап республика күчмә театры артисты.
  • 1979 елдан 1984 елга кадәр - ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге инспекторы. 1984 елның 11 ноябреннән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире. Сөйләм жанры артисткасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Татарстанның халык артисты (2010).