Сугыш ветераны бүген дә сафта

Сугыш ветераны бүген дә сафта

(Симферополь, 28 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольнең бер урта мәктәбендә хәрби белем укытучысы булып эшләгән милләттәшебез, отставкадагы полковник Вил Галләм улы Уразбахтинга тиздән 80 яшь тула.

Олы яшьтә булуына да карамастан, ул әле элеккечә үк таза һәм энергиясе ташып торган укытучы һәм сугыш ветераны. Ул бүгенге көндә дә үзенең яшь дусларын патриотик рухта тәрбияли һәм аларны хәрби хезмәткә әзерли. 1997 елда аның укучылары Бөтенсоюз “Зарница” уенында җиңүче булып танылган һәм төз ату буенча беренче дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган.

Вил ага Уразбахтин хәрби училищены тәмамлагач, һөнәри хәрби буларак хезмәт итә башлый. Шуннан Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул Беренче Украина фронты составында Корсунь-Шевченко операцияләрендә катнаша, Днестрны кичә һәм Болгария, Румыния, Венгриягә кадәр барып җитә. Будапештны алганда авыр яраланса да, миномет взводы командиры дәрәҗәсендә Австриядә җиңүне каршылый. 1958 елны Кырымга кайта һәм хәрби укытучы булып эшли башлый. Шушы тыйнак хезмәтендә ул халык арасында дан казана.