Омск өлкәсендә Сара Садыйкова иҗатына багышланган кичә үткәрелде

Ике авылда да халыкка 2020 елда булачак мөһим чаралар турында аңлатылды.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең көнчыгышында урнашкан Муромцево районында мәшһүр композиторыбыз, халкыбызның данлыклы кызы Сара ханым Садыйкова иҗатына багышлап әзерләгән кичә — концерт үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Ак калфак» ханымнары күптән түгел, узган елның ноябрь азагында, Омскида халыкны «Дом кино» бинасына җыйганнар иде, анда, Сара ханымның тавышын да ишеттереп, бихисап фоторәсемнәр күрсәтеп, ике сәгатьтән артык тормышы, иҗаты турында сөйләгәннәр иде.

Муромцево районының Гузенево (икенче исеме — Тазлар) һәм Чуртанлы авыллары халкына да күренекле композиторыбызның җырларын ишеттерделәр, тормышы белән таныштырдылар.

Сәфәргә «Ак калфак» ханымнары белән бергә «Туган як» вокал төркеме һәм «Сударушка» бию коллективы барды. Биючеләрне, авыл халкын җыр һәм сүз белән генә ялыктырырбыз, дип, оештыручыларның берсе Денис Сиганов чакырган иде.

Сара Садыйкова җырларын халык яратып тыңлады, «Кайтам инде», «Йөрәк сере» кебекләренә кушылып җырлады. Әлеге сәфәр тагы бер максат белән оештырылган иде — ике авылда да халыкка 2020 елда булачак мөһим чаралар турында аңлатылды — ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары һәм быел булачак халык санын алу.

Себер татарымы, Казан, Рязан, Әстерхан татарымы — бер сүз белән, татар, дип язылырга кирәк, дип ныклап аңлатылды. Клуб мөдирләренә дә, халык белән җанисәп турында эшләүләрен сорап мөрәҗәгать ителде. Ерак (Тазлар авылы Омскидан 330 чакрым ераклыкта) сәфәрнең матди ягын Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев күтәрде.