news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсендә Бөтенроссия татар авыллары оешмасы Кубогына хоккей ярышы узды

Ярышта Киров өлкәсе, Татарстан һәм Удмуртия республикалары командалары катнашты.

Киров өлкәсендә Бөтенроссия татар авыллары оешмасы Кубогына хоккей ярышы узды
tatar-congress.org

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 25 гыйнвар көнне Киров өлкәсе Нократ аланы Урта Шөн авылында Бишенче төбәкара Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей ярышы узды. Әлеге спорт чарасы Бөек Ватан сугышында җиӊүнеӊ 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге.

Хәбәрдән күренгәнчә, ярышта Киров өлкәсе, Татарстан һәм Удмуртия республикасы командалары катнашкан. Җиӊүне Урта Шөн авылы хоккейчылары яулаган.

Хоккей ярышы Киров өлкәсе татарларыныӊ мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешма җитәкчелеге, Нократ аланы район башлыгы һәм Урта Шөн авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән оештырылган.

Чараны оештыруда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов зур ярдәм күрсәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100