Новосибирскида “Татар егете-2019” исеменә лаек булучыны ачыклыйлар

Бәйгедә әти-әнисе (яисә әти-әнисенең берсе) татар милләтеннән булган 15-25 яшьлек егетләр көчләрен сынарга хокуклы.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). 17 февраль көнне Новосибирск каласында “Татар егете-2019” өлкәкүләм бәйге җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.Бәйгедә әти-әнисе (яисә әти-әнисенең берсе) татар милләтеннән булган 15-25 яшьлек егетләр көчләрен сынарга хокуклы.Татар халкының милли-мәдәни гореф-гадәтләрен яшьләргә җиткерү, ир-егетләнең ролен ныгыту максатыннан оештырыла торган конкурста өлкәнең һәр районыннан бер егет катнаша ала.“Татар егете-2019” исеменә лаек булу өчен егетләр биш этапны узарга тиеш.Катнашучыларга иң элек жюрига “Татар егете – татармын” темасына визит карточкасын күрсәтергә; “Тәне сауның – жаны сау!” спорт ярышында җиңәргә, “Серле сандык”, “Талантлы кеше — бөтен җирдә талантлы!” викториналарында барыннан да өстен чыгу кирәк.Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар 8 февральгә кадәр кабул ителәчәк.