Екатеринбургта “Татар теле клубы” ачылды

Узган шимбәдә Екатеринбург яшләре өчен татар телен өйрәнү мөмкинчелеге артты
(Екатеринбург, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Миңсылу Ижгузина). Екатеринбург яшьләре тормышындагы җанлылык көннән-көн күзгә күренеп арта бара. Беренчедән, алар, һәр якшәмбе көн, тулы төркем булып Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллеге бинасында оештырылган якшәмбе мәктәбенә татар телен өйрәнергә киләләр. Биредә аларга ана теле нигезләрен аңларга Даими вәкиллек хезмәткәре Миңсылу Вәлиди ярдәм итә. Икенчедән, алар, атнаның бер кичендә, биредә үк татар телендә булган фильмнарны бергәләп карарга җыелалар. Ана телебездә аралашу мөмкинчелеге тагын да күбрәк булсын дип, яшьләр үзләре үк шәһәребезнең “Тынычлык һәм дуслык йорты” каршында да “Татар теле клубы” оештырырга карар кабул иткәннәр. Узган шимбәдә чакырылган кунаклар, журналистлар, Екатеринбург һәм тирә-яктагы шәһәрләрдән килгән яшьләр катнашында шушы чараны тәкъдим итү кичәсендә миңа да катнашырга насыйп булды.
Сәгать көндезге унике тулуга барлык чакырылган кунаклар килгән, түгәрәк өстәл артында һәркем үз урынын алган иде инде.
Чакырылган кунаклар: “Тынычлык һәм дуслык йорты директоры” Таһир әфәнде Солтанов, Татарстанның Свердловски өлкәсендәге Даими вәкиллеге белгече Миңсылу ханым Вәлиди, Югары Пышма шәһәре якшәмбе мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Заһидә ханым һәм Сәвәди Әхмәтовлар түрдән урын алгач та, “Татар теле клубы”н тәкъдим итү мизгелләре башланды.
Очрашуны Екатеринбург яшьләр оешмасы рәисе Сирин Зарипов ачты һәм кичәне алга таба алып баруны якшәмбе мәктәбендә аларга белем бирүче Миңсылу ханым Вәлидигә тапшырды. Яшьләрнең берсе дә татар мәктәбендә укып, белем алмаса да, бүгенге очрашуның төп максаты: һәркем, булдыра алганча, татар телендә сөйләшергә тиеш. Һәм менә беренче бирем: “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар үзләре турында татар телендә мәгълүмат бирергә тиешләр. Укытучы апалары һәм Югары Пышмадан килгән мөхтәрәм кунаклар ярдәме белән, сөйләмдә булган хаталарны төзәтә-төзәтә, барлык яшьләр дә беренче биремне тулысы белән башкарып чыктылар. Бирегә килүче яшьләрнең күбесе студентлар булып чыкты. Алга таба сөйләшүне дәвам итү өчен бүгенге яшьләрнең тормышы, аларның нәрсә белән кызыксынулары турында әңгәмә кору каралган иде. Бу биремне үтәүдә дә яшьләребез сынатмадылар: бүгенге яшьләрнең нәрсә белән кызыксынуларын, кайда укуларын, эшләүләрен, ни өчен теге яки бу югары уку йортында белем алулары турында тулы итеп хикәя төзергә тырыштылар. Очрашуда шулай ук хәзерге яшьләрнең дингә мөнәсәбәтләре, мәгълүмати технологик чаралар ярдәмендә ничек итеп татарча яңалыклар белән танышу турында да сүз кузгатылды.
Ике сәгать буена барган очрашу сизелми генә үтеп тә китте. “Татар теле клубы”ның беренче утырышы Г.Тукайның “Туган тел” җырын аягүрә басып җырлап тәмамланды.
Яшьләр мондый клубларның, милләттәшләребез белән танышу бүлекләренең күбрәк һәм ешрак булуын теләп, алдагы айларда да аена бер тапкыр очрашырга сүз куеп таралыштылар.