Ризван Хәкимнең алтын юбилее

Ризван Хәкимнең алтын юбилее

(Уфа, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар композиторы һәм җырчысы Ризван Хәкимовка 50 яшь тулды. Шушы уңайдан аның туган ягы Дүртөйле районында һәм Уфада юбилей иҗат кичәләре үтәчәк.

Башкортстанның Дүртөйле районындагы Исмаил авылында туып үскән Ризван бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк була. Җыр-моңга мөкиббән киткән кешенең сәнгать юлын сайлавы гаҗәп түгел инде, киләчәк тормышы бары тик зур сәхнәләр белән бәйле була аның.

Бер моңлы күңелне икенчесе таба дигәндәй, Ризван Хәкимовны язмыш икенче бер талантлы шәхес – Нәфисә исемле чибәр кыз белән таныштыра һәм кавыштыра. Исмаил авылына Уфа музыка-педагогия көллиятен тәмамлап эшкә кайткан Нәфисә биредә беренче музыка мәктәбе ача, хор коллективы булдыра.

Ризван әфәнде дә, Нәфисә ханым да тиздән үзләрендә композитор сәләтен дә ача һәм бер-бер артлы популяр җырлар иҗат итә башлый. Уфага күченеп килгәч, алар, яшь талантларны туплап, үзләренең сәнгать төркемен оештыра. «Могҗиза» исемле ул төркемдә кемнәр генә канат ныгытмады!? Яшь җырчылар Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Марат Шәйбәков, Лилия Букеева, Гөлдания Хәйруллина, Салават Әхсәнов, Ришат Галиханов, Гүзәл Әхмәтова, Ирек Зарипов һәм башка иҗатчылар бүген инде үзләре киң танылу алды. Моның өчен алар Ризван Хәкимов белән Нәфисә ханыма рәхмәтле.

Үз төркемнәре белән Башкортстан һәм Татарстан буйлап, татар һәм башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләгән концертлар бирде сәнгать осталары. Шул елларда йөздән артык популяр җырлар язылды. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән Башкортстанның һәм Татарстанның танылган шагыйрьләре ихлас хезмәттәшлектә булды.

Менә шундый илһамлы иҗат белән яшәгәндә, гаиләгә кара кайгы килде. Автомобиль фаҗигасендә Нәфисә ханымның гомере өзелде, ә Ризван әфәнде авыр җәрәхәтләр алып, бер ел буе хастаханәләрдә дәваланды.

Кайгы-хәсрәтләрдән сыгылып төшмәде Ризван әфәнде, сөекле хатыны истәлегенә тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә сүз бирде. Савыгып аякка басуга, ул яңадан сәнгать төркемен оештырды һәм аңа «Нәфисә» исемен бирде һәм газиз җәмәгате истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарды.

Бу көннәрдә Ризван Хәкимов үзенең алтын юбилеена багышланган иҗат кичәләрен оештыру хәстәрлеге белән йөри. Юбилей бенефисы иң тәүдә 10 февральдә Ризван әфәнденең туган ягы Дүртөйле районында үтәчәк. Ә 11-12 февраль көннәрендә әлеге тамашаларны Уфадагы Шәһәр мәдәният сараенда күреп булачак.