Кырымда Алим Гайдамакка һәйкәл ачылды

Кырымда Алим Гайдамакка һәйкәл ачылды

(Симферополь, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымдагы Карасубазар районының Күперле (Черемисовка) авылында Кырым татарларының халык каһарманы, үзенчә татар Робин Гуды Алим Гайдамакка һәйкәл куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында Милли мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев һәм Кырымтатар зыялылары да катнашты.

Алим Гайдамак Кырымда XIX гасыр башларында туып үскән. Ул - ярлыларны яклаучы, гадел шәхес. Патша полицейскийлары аны ничек тә тотып зинданга яба алмагач, жандармерия аның башы өчен зур түләү ышандыра. Патша Александр II Алимның батырлыкларын ишетеп ала һәм аны тотып алу турында махсус фәрман чыгара. Ниһаять, яраланган килеш тау куышлыгында яшеренеп яткан Алим тотып алына һәм кулларына богау салынып, Петербургка, патша хозурына озатыла. Ләкин Алим юлда төрмә вагоныннан сикереп төшеп кала. Әмма озак та үтми, аны яңадан тотып алып, Себергә сөргенгә озаталар һәм ул шунда үлеп кала. Ләкин кайбер легендаларга караганда, Алим сөргеннән дә качып, Төркиягә киткән, имеш. Кырымтатар фольклорында Алимга багышланган берничә җыр да бар.

Хәзер исә Алимның туган авылы яныннан үтүче Симферополь-Феодосия трассасы буенда аңа һәйкәл куелды. Анда Алим Гайдамак җилдән җитез атына атланган да, алга ыргыла кебек. Һәйкәлне төзү чыгымнарын шушы авылдан чыккан эшмәкәр Рәсим Кәримов үз өстенә алган.

1906 һәм 1926 елларда Кырымда Алимгә багышланган ике фильм төшерелгән булган. Бу ике фильм да 2002 елда Казанда Кырым мәдәнияте көннәрендә күрсәтелде.