«Алтын Йолдыз» милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яши

«Алтын Йолдыз» милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яши

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Новосибирски каласында эшләп килүче «Алтын Йолдыз» исемле татар яшьләре клубы бу көннәрдә апрель аенда узачак «Милләтне яңадан торгызуда татар яшьләре. Үсеш стратегиясе» дигән төбәк фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек хәстәре белән яши.

Хәер, клубка йөрүче яшьләрнең эшләре һәм оешманың кылган гамәлләре болай да җитәрлек. Узган елда гына да клуб тарафыннан яшьләргә кагылышлы 100дән артык мәдәни һ.б. чаралар үткәрелгән. Клуб җитәкчесе Камилә Наил кызы Невматулина сүзләренә караганда, биредә һәр ай саен билгеле даталарга яки бәйрәмнәргә багышлап, татар дискотекалары үткәрелә. «Татар кызы-2004» исемле милли бәйге дә яшьләр арасында зур кызыксыну уяткан. Берничә турда үткән бу бәйгедә татар сылулары тапкырлыкта һәм музыка өлкәсендә генә түгел, ә ана телен камил белүдә, милли ризыкларны тәмле итеп әзерләүдә һәм башка номинацияләрдә дә көч сынашкан.