ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре беренче тапкыр Иран Ислам Республикасында экспедициядә булып кайтты

Институт директоры һәм экспедиция җитәкчесе Ким Миңнуллин шул хакта аңлатма бирде
 (Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Фәннәр академиясе һәм Иранның Казандагы генераль консуллыгы килешүе нигезендә,әлеге академиянең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты делегациясе беренче тапкыр Иран Ислам Республикасында экспедициядә булып кайтты. Институт директоры Ким Миңнуллин җитәкчелегендәге әлеге эш сәфәрендә ТӘһСИ фәнни хезмәткәрләреннән Исмәгыйль Гыйбадуллин, Илһам Гомәров, Валерий Долгунов, Рауза Солтанова һәм ТР ФАнең бүлек мөдире Булат Ногманов катнашкан.

Бүген филология фәннәре докторы, профессор К.Миңнуллин институтның бүлек җитәкчеләренә 17 декабрьдән 25енә кадәрге Иран сәфәре хакында шәрехләмә биреп, түбәндәгеләрне хәбәр итте.

Казаннан Төркия башкаласы Истамбул аша Тәһранга самолет белән барырга, аннары Гөлстан провинциясендә, тагын Гомбад Кауус шәһәрендә, Татари авылында булырга туры килгән. Гомумән, барлыгы 6 тапкыр һава юлыннан файдаланылган.

Экспедициянең максаты Иран җирендә гомер итүче татарларның тарихы - ул илгә кайдан килеп чыгулары һәм яшәү рәвешләре, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре, татарлык һәм йолалар сакланышы, шөгыльләре, кием-салымнары һ.б. турында мөмкин кадәр күбрәк белешмә туплау булганга, төп очрашулар җирле татарлар катнашында да узган. Ләкин рәсми делегация, махсус беркетелгән кешеләр һәркайда безне озатып йөрде, сәфәр рәсми килешеп оештырылганга, Иранда каршы алган якның оештыру эшләре бик ныклы әзерлекле иде, очрашулар барышында матбугат конференцияләре дә үткәрелде, дип белдерде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин һәм сәнгать белгече Рауза Солтанова.

 

Татарстан делегациясен Иран башкаласының Тәһран университетында рәсми кабул итү оештырылган. Аннары галимнәр әлеге уку йортының китапханәсендә, бинасының очы-кырые күренмәгән гаять зур дәүләт милли китапханәсендә булып, татар филологиясенә кагылышлы материаллар эзләдек, үзебез алып килгән китапларны бүләк итеп калдырдык, дип сөйли К.Миңнуллин. Җәмгысе 50 ил белән эшли торган әлеге китпаханәдә басмаларны цифрлаштыру югары дәрәҗәдә куелган, китап алу һәм тапшыру да автоматлаштырылган, кулъязмалар бүлеге остаханәсендә исә 150ләп хезмәткәр эшли, аларның 50се - хәттат, һәм алар кулъязмаларны күчереп язу белән мәшгуль, ягъни бу эш дәүләт югарылыгында куелган. Үзебез өчен файдалы материаллар шактый тупланса да, сөйләшүләр тәрҗемәче аша булса да, ни үкенеч, ике арадагы тел проблемасы без алырга теләгән мәгълүматларны тулысынча туплау мөмкинлеге бирмәде, дип таный директор.

Тәһранда Татарстан делегациясе, шулай ук, VIII имамга багышланган төрбә, Рудаки исемендәге театр, хәрби музей, ял паркы кебек объектларда булып, аларга шактый гына вазифаи затлар белән аралашырга туры килгән. Ял паркында кешеләр чәй табыннары көйләп, ялын үзара аралашып, физкультура белән шөгыльләнеп үткәрә, шахмат, волейбол һ.б. спорт төрләре белән беррәттән, алар үз милли спортларын да киң җәелдерә, шунда ук тренерлары киңәш биреп, белмәгәнеңне өйрәтеп тора. Ә инде Гөлстан провинциясендә җимешләре өлгергән мандарин һ.б. цитрус агачларына беркем кул сузмый, гомумән, аларга беркем игътибар да итми кебек, дип күзәтүләре белән уртаклаша ул.

Делегациягә махсус беркетелгән затлар катнашындагы җирле укымышлы татарлар белән булган очрашуларда милләттәшләр һәм алар гомер итә торган авыллар турында беркадәр белешмә юнәтеп булды. Аерым алганда, татарлар авылларда аерым итеп бергә тупланып утырган икән. Төркмәннәр күпчелек булган төбәкләрдә татарлар төркмәнчә, казакъ басканында казакъча, әзербайҗаннар күп булган төшләрдә әзербайҗанча аралашалар, ләкин моны, бик ышанып, татарча сөйләшү дип атыйлар, ди сөйли директор. Кием-салымнарында да татарлык чагылмый, ә фәкать мөселманча киенәләр. Дөрес, шәһәрләрдәге яшьләр европача, заманча кием-салым сатып ала, әмма андыйларны, нигездә, өйләрендә генә киеп йөриләр икән, урамда хатын-кыз төренеп йөри, дип сүзгә кушыла Рауза Солтанова. Ә инде татар булмаган җирле халык арасында туганлашу мәсьәләсендә безнең милләттәшләргә өстенлек бирелә, ягъни башка милләтләр кызларын татарга кияүгә бирергә атлыгып торалар. Чөнки татарлар укымышлы, булдыклы, сәүдә эшләрендә оста буларак танылган, моннан тыш, Иран җиренә килеп урнашкан безнең халык асыл нәселләр дәвамчылары икәнен дә онытмыйк, дип ачыклык кертә Рауза ханым.

Шәһре Татар каласында булганда милләттәшебез Татарстан галимнәренә шәҗәрә тапшырган, ә аның нәсел башы Адәм белән Һәвага барып тоташкан. Директор К.Миңнуллин аны филология фәннәре докторы Марсель ага Әхмәтҗановка фәнни яктан тикшерүгә тапшырды.

Гомбәд Кауус шәһәрендә җирле хакимият, депутатлар татарстанлыларны каршы алып, ярты көн дәвамында озатып йөргән. Җирле халык Казан басмасын, яшьләр исә Казанның “Рубин” футбол клубын белә, хәтта “Рубин”ның элеккеге уенчыларының берсе белән очрашу да булган.

Татарстан башкаласыннан килгән кунаклар өчен махсус күрсәтмә ат чабышы уздырылган, андый чараны хатын-кызларга карау рөхсәт ителмәгәнгә, Роза Солтановага гына шундый хөрмәт күрсәтелгән, аннары зур гына чатырга алып кереп сый-ныгъмәтле табында кунак иткәннәр. Бәйрәкәвинең (Мөхәммәдшәриф бине Ибраһим әл-Бәйрәкәви) 7 нче буын туганы һәм аның кан кардәшләре белән очрашу да бик файдалы булган...

Җыеп кына әйткәндә, Татарстан галимнәре шушы сәфәрдә ачыклаганча, татарлар яшәгән авыллардан Көмештәпә – иң борынгысы, тагын Хуҗанәфәс, Бәндәр Төркмән, Гурган, Татар Суфлә, Татар Гули, Гомбәд Кауус торак пунктлары ачыкланган. Шулай ук Тәбриз, Ардебил ягында да татарлар яши торган авыллар барлыгын ишеттеп белгәннәр... Чынлыкта, Иранда татарлар икегә бүлеп йөртелә икән: су татарлары (Каспийга якыннары) һәм кыр татарлары.

Иранда сугышта шәһид киткәннәр турында хәтер яңарту киң таралган, гражданнары 5 яшьтән ислам нигезләрен, математиканы үзләштерә, физик культура, спорт белән шөгыльләнә. Телеканалларында Россия каналы юк, бер-ике генә инглиз каналы эшли, калганнары – үзләренеке, ләкин аларда, яңалыклардан тыш, эстрада, ниндидер тиктомалга күңел ачу тапшырулары күренми, ә сугышта шәһид киткәннәрне барлау, әңгәмә кору рәвешендәгеләренә өстенлек бирелә.

Татарлар турында шактый материал тупласак та, татарлар темасына кагылышлы Әзербайҗан ягыннан килгән белешмәләрне файдаланып, тагын да күбрәк мәгълүмат юнәтеп, Иран Республикасына янә экспедиция оештыруга ихтыяҗ бар, шулай ук үзләрен чакырту мөмкин булмасмы, дигән фикердә К.Миңнуллин. Гомумән, без, галимнәр, эш сәфәреннән бик канәгать калдык һәм аның дәвамлы булуы ягында, ди әлеге экспедиция җитәкчесе.

Җыеп кына әйткәндә, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ел йомгакларына багышланган конференциядә (ул февральдә булыр дип көтелә) Иран Ислам Республикасына булган экспедиция турында хисап ясалачак – бүгенге киңәшмәдә шул хакта килешенде.

Фотосурәтләрдә: Тәһран шәһәре күренеше,  Тәһран университеты галимнәре Мансур Сыйфатгөл һәм Мөхәммәдбагир Суыкый белән,  Иран Милли китапханәсенең чит илләр белән элемтә бүлеге мөдире Мариан Хадизадә белән, Рудаки исемендәге театр режиссеры Хәмид Риза Наими белән Б.Брехтның "Сократ" спектаклен караганнан соң, экспедиция Гурган шәһәрендә.