news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Чернушка районының татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

1731 елда нигез салынган Сулмаш татар авылында кунакларны җирле татар иҗтимагый оешмасы рәисе Рәисә Сәлахова каршы алды.

Васил Шәйхразыев Чернушка районының татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән белән Пермь краенда.

Бүген биредә Чернушка районының татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашу узды. 1731 елда нигез салынган Сулмаш татар авылында кунакларны җирле татар иҗтимагый оешмасы рәисе Рәисә Сәлахова каршы алды. Ул биредә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы һәм мәдәни оешма эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашуда катнашучылар Сулмаш авылының мәдәният йортында җылы һәм нәтиҗәле әңгәмә кордылар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100